Васильево бистәсе гимнастлары илнең милли җыелма командасына ярдәм итәр өчен БРИКС уеннарына барган
Өч көн дәвамында уеннарны 166 тамашачы караган.
Аларны Казанга тренерлар Тихонов Алексей Александр улы һәм Дубинина Гөлшат Сәгыйт кызы ярдәме белән табылган уңайлы автобуслар илткән. Яшь спортчылар хәттә Матч тв каналына интервью да биргән, ә тренерлар исә күренекле остазлар белән тәҗрибә уртаклашкан.
«Ярышлар безгә бик тә ошады, якташыбыз Даниэль Мариновның җиңүләренә шатбыз! Бу уеннар алга таба да оештырылсын, «чәчәк атсын», Олимпия уеннары да бит шулай ук нәрсәдәндер башланган,» – диләр Васильево бистәсе гимнастлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев