Вак-төяккә игътибар итми генә, шөкер кыла белик
Быел җылылыкны Яшел Үзәндә 1 октябрьдә үк бирә башладылар.
Кемдер урамда көннәр матур бит әле, дип ризасызлык белдерде. Мин үзем рәхмәтле генә, электр мичләре кабызасы булмады, җылы өйдә иртән уянулары да рәхәт. Егетләребез күпме вакыттан бирле читтә безнең тынычлыкны саклый. Өй ризыкларын, гаиләсен, туган җирен сагына. Әйтәсе килгәнем шул иде: вак-төяккә игътибар итми генә, шөкер кыла белик.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев