Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

УНБЕР ЕЛ ЯРЫМ ЭШЛӘГӘННӘН СОҢ, «ЯШЕЛ ҮЗӘН МЕДИА» БАШ МӨХӘРРИРЕ ИЛСӨЯ САДЫЙКОВА ВАЗИФАСЫННАН КИТӘ

Бик авыр языла торган хәбәрләр була. Һәм бүген нәкъ шундый көн.

ҺӘР ЮЛНЫҢ ҮЗ ДӘВАМЫ БАР

Әлеге карар компания җитәкчелеге тарафыннан кабул ителде. Һәм мин аңа бары тик хөрмәт белән карый алам. Һәр кешенең тормышында борылыш, үзгәреш, яңа этап башлану мизгеле була һәм аның нинди генә катлаулы булуына карамастан, килешергә туры килә.

Ә менә сезнең белән саубуллашу, кадерле газета укучы дусларыбыз, иң авыры булып чыкты. Бу, бәлки, минем беркайчан да эшемә вазифа итеп кенә карамаганнандыр. Ул минем тормышым булды. Җаваплылыгым. Туган районыма хезмәт итүем.

Илсөя Садыйкова фотосы

Мин монда тудым. Шушы урамнар буйлап йөрдем. Сезнең белән яшәргә, кешеләрне аңларга, аларның сызлануларын һәм шатлыгын ишетергә өйрәндем. Һәм язмыш миңа унбер елдан артык якташларым белән якын туганнардай тыгыз аралашып яшәү бәхетен бүләк итте.
Без бергәләшеп бик күп нәрсәләрне кичтек. Пандемия вакытында бернигә карамый даими чыгып барган газетаның һәр яңа саны тормышның дәвам итүенә дәлил булып торды.

Махсус хәрби операция башлангач, бигрәк тә сугышчыларыбызның гаиләләре янында булырга, дөрес сүзләр табарга тырыштык. Бергәләп яраткан «Яшел Үзән» газетасының 30 еллыгын билгеләп үттек. Ачышларга бергәләп шатландык, ишегаллары, юллар, мәктәпләр, хастаханәләр проблемалары өчен борчылдык. Бергә җаваплар эзләдек, бәхәсләштек, ризалаштык һәм кайчак бер-беребез белән килешмәдек. Ләкин һәрвакыт бергә булдык.

УКУЧЫЛАРЫБЫЗГА БЕРКАЙЧАН ДА АБУНӘЧЕ ИТЕП КЕНӘ КАРАМАДЫМ.

Минем өчен сез әңгәмәдәшче булдыгыз. Яздыгыз, шалтыраттыгыз, темалар тәкъдим иттегез, рәхмәт әйттегез. Кайвакытларда әрләдегез. Эшләү дәверемдә меңәрләгән шалтыратуларны әлегәчә хәтерлим.

«Кызым, син яз гына... Безнең авылда өченче көн инде су бирмиләр...»
Яки:
«Зинһар, ярдәм итегез. Бүтән мөрәҗәгать итәр урыныбыз юк...»

Мондый шалтыратулар иртә таңнан да, кич белән дә, ял көннәрендә һәм отпуск вакытларында да килә иде. Һәм беркайчан да диярлек «исәнмесез» сүзеннән башланмады. Алар белә – редакциядә тыңлаячаклар. Нәкъ менә шушы ышаныч аркасында газетабыз җанлы, тере булды.
Социаль челтәрләребездәге язмалар астына «йөрәк» кую яки шәрехләр язу өчен берничә секундын сарыф иткән, ел саен газетабызга язылып, яңа саныбызны көтеп алган һәркемгә рәхмәт. Предприятие җитәкчеләренә, депутатларга, эшмәкәрләргә, редакция дусларыбызга, мәктәп коллективларына, медикларга, мәгариф идарәсенә – басма сүзгә аеруча авыр вакытта газетага яшәргә булышкан һәркемгә рәхмәт.

ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ МИХАИЛ ПАВЛОВИЧ АФАНАСЬЕВКА АЕРЫМ
РӘХМӘТ ӘЙТӘСЕМ КИЛӘ.


Илсөя Садыйкова  «Журналист – шәһәр бренды» номинациясендә җиңүче

Михаил Павлович, ышанычыгыз, ярдәмегез, ачыктан-ачык сөйләшүләр өчен рәхмәт сезгә. Кирәк вакытта киңәш биреп кенә калмыйча, эш белән ярдәм итә белгәнегез өчен рәхмәт. Редакциягә авыр чакларда һәрвакыт янәшә булдыгыз. Кайвакыт кырыс таләп иттегез, кайвакыт алга этәрдегез. Әмма мин һәрвакыт белә идем: әгәр эш район һәм кешеләр мәнфәгатьләренә кагыла икән, сез беркайчан да читтә калмаячаксыз. Шундый җитәкче белән янәшә эшләү бәхете биргән өчен язмышыма рәхмәтлемен.

МИНЕКЕЛӘР…

«Яшел Үзән Медиа» редакциясе  коллективы

Һәм, әлбәттә, редакциябезне булдырып торучы кешеләр турында әйтмичә кала алмыйм. Мин һәрвакыт коллегаларымның үз эшләренең чын осталары булуын әйтеп киләм. Ләкин, аларның әле минем гаиләмә әверелүен, мөгаен, сирәк ишеткәнсездер.
Без бергәләшеп шатлык-сөенечләрне уртаклаштык. Бергәләшеп еладык, көлдек. Без кызу бәхәсләшә, эмоциональ яктан үз хаклыгыбызны исбатлый, бер-беребезгә барысын да күзгә-күз карап әйтә – уртага салып сөйләшә идек. Кайчак хисләр дә ташый иде. Әмма беркайчан да бер-беребез артында сүз йөртмәдек. Һәрвакыт уртак фикергә килә белдек. Бер-беребезгә гадел булырга тырыштык. Һәм мин иң күбе нәкъ менә шуның белән горурланам да.

КАДЕРЛЕ ГАЗЕТА УКУЧЫБЫЗ, БҮГЕН СЕЗДӘН БЕР ГЕНӘ НӘРСӘ СОРЫЙСЫМ КИЛӘ.

Газетабызны ташламагыз. Әйе, мин китәм. Ләкин аны сезнең өчен бар итүче кешеләр кала. Битараф булмаган, намуслы, хезмәт сөючән, үз эшләрен минем кебек үк ихлас яратучылар кала. Аларга ярдәм итегез. Газета – редактор ярдәмендә түгел, укучылары аркасында яши. Һәм атна саен аңа үз йөрәген салган кешеләр аркасында.
Минем, үзем дә белмәстән, кайчан да булса сүз, гамәл яки ниндидер кабул ителгән карарым белән ялгыш рәнҗеткән һәркемнән гафу үтенәсем килә. Беркайчан да беркемгә дә начарлык эшләү теләгем булмады. Бәлки, кайчак ялгышканмындыр. Әмма һәрвакыт намуслы булырга тырыштым. Һәм язган һәр кешене чын күңелдән хөрмәт иттем.

ЭШЕМНЕҢ БАШЫ
 

Журналист – укучысы булганда гына журналист булып кала
Редакциягә килгәндә мин бөтенләй шәһәр кешесе идем. Мин, мәсәлән, көзге бодайны сабан бодаеннан көчкә аера, механизаторларның ни өчен урып-җыю алдыннан күккә борчылып карауларын аңламый һәм печән сыйфаты турында сөйләшүнең кич буе дәвам итә алуына чын күңелдән гаҗәпләнә идем.

Аннары авылларга бихисап йөрүләр башланды. Меңнәрчә километр юллар. Таң атканда басуларга барулар, фермалар, остаханәләр, мәктәпләр, мәчетләр. Мине туганнары кебек каршы алган өйләр. Һәм нәкъ менә сез мине кеше хезмәтенең чын кыйммәтен аңларга өйрәттегез. Җирне яратырга. Иң гади нәрсәләрне күрергә. Кешеләрне ишетергә. Моның өчен мин сезгә гомерем буе рәхмәтлемен.

Мин моннан буш кул белән китмим. Үзем белән меңәрләгән очрашулар, меңләгән язмыш, сезнең елмаюларыгызны алып китәм. Һәм бер көнне миңа туган районым газетасының баш мөхәррире вазифаларын ышанып тапшыруларын белү бик зур бәхет.

Әмма журналист – укучысы булганда гына журналист булып кала. Шуңа күрә, алда – гомер язмамның яңа бүлеге. Җитәкчелек карары буенча мин республиканың әйдәп баручы татар телле басмаларының берсе – «Шәһри Казан» («Язмыш») газетасын җитәкләячәкмен. Минем өчен бу зур җаваплылык һәм яңа һөнәри сынау. Күбегез бу юлда да янәшәмдә калыр дип чын күңелдән ышанам.

Сезнең белән дистә елдан артык аралашып эшләү минем өчен горурлык. Ышанычыгыз, яратуыгыз, шушы унбер ел ярым вакыйгаларга бай чор өчен ихлас рәхмәтләрем!


«хушыгыз» димим, «очрашуларга кадәр» дип әйтәм
 

Мин «хушыгыз» димим, «очрашуларга кадәр» дип әйтәм. Чөнки журналист кабинеттан китә, ә үз кешеләреннән беркайчан да аерылмый.

Һәрберегезгә күңел җылым белән, элеккечә үк,
сезнең Илсөя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев