Украина президенты конфликтны тәмамлау турында көтелмәгән белдерү ясады
Украина президенты Владимир Зеленский халыкка мөрәҗәгатендә «Россия белән тынычлык урнаштыру, конфликтны быел тәмамлау өчен нигез булдыру» турында белдерде.
«Безнең максат – быел конфликтны гадел рәвештә тәмамлау өчен нигез булдыру», – дигән ул.
Моңа кадәр Россия белән сөйләшүләрне тыю турында карар кабул иткән, Швейцариядә сөйләшүләрне Россиядән башка уздыру яклы булган Владимир Зеленский хәзер Россия вәкилләрен чакыру яклы.
Владимир Путин июнь аенда, конфликтны тәмамлау өчен Киев яңа төбәкләрдән гаскәрләрен чыгарырга тиеш, диде. Шул очракта хәрби хәрәкәтләр тукталачагын әйтте. Шулай ук Украина НАТОга керүдән баш тартырга тиеш.
Украина ягы бу тәкъдимне кире какты, бу очракта илнең мөстәкыйльлеге бетәчәк, диде алар.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев