Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уенчык – очлы, кәнфит ялган булмасын

Табиб балаларыбызга Яңа ел бүләген сайлап алырга өйрәтә

Менә 2022 елның соңгы ае – декабрьнең дә уртасына җиттек. Яңа елга санаулы көннәр генә калып килә. Ә бу бәйрәмне бөтенебезгә караганда да, балалар түземсезлек белән көтә. Чөнки бу бәйрәм аларны көтелмәгән бүләкләре һәм сюрпризлары белән шатландыра.

Менә шул шатлык-куанычларны төрле уңайсызлыклар ямьсезләмәсен өчен безгә кайбер кагыйдәләрне дә белеп торырга кирәк. Нәрсәгә аеруча игътибар итәргә соң? Шул хакта без «Татарстан Респуб ликасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының гомуми гигиена табибы Гүзәл Минязева белән сөйләшәбез.


Гүзәл Гыйльметдиновна, балаларга сәүдә нокталарыннан сатыла торган уенчыкларның сыйфаты хакында ни әйтерсез? Алар таләпләргә туры киләме?
Төп таләпләр Таможня союзының Техник регламентында бирелгән. Шулардан иң мөһимнәренә килгәндә, беренче чиратта уенчыклар ясалган материаллар экологик яктан чиста һәм куркынычсыз булырга тиеш. Һәм ул Таможня союзының ярашлы сертификаты белән раслана. Икенчедән, уенчыкларны каплаган материалның ныклыгы һәм юыла торган булуы. Чөнки, белгәнебезчә, балалар уенчыкны авызына ала, тәмен дә татып карый, шуңа күрә аларны вакыты-вакыты белән юарга кирәк була.
 

– Ә менә йомшак уенчыкларга килгәндә, алар белән ничек булырга?
– Йомшак уенчыклар эченә тутырылган материал каты яки очлы әйберләрдән тормаска (кадак, энә, металл, пыяла, пластмасса кисәкләре) һәм бик нык тегелгән булырга тиеш. Кире очракта, уенчыкка зыян килергә һәм алар бала авызына эләгергә мөмкин. Конструкциясенең дә нык булуы кирәк, чөнки ватылган уенчык кисәге яки кечкенә деталь балага зыян китерә ала.


– Уенчыкларның исе дә кайвакыт борынны ярып керә торган була. Андыйларының, мөгаен, зыяны күптер?
1 яшькә кадәрге балалар өчен уенчык исенең интенсивлыгы 1 баллдан артмаска тиеш (безгә сизелми, әмма тәҗрибәле дегустаторлар тиз ачыклый торган ис) һәм 1 яшьтән узган балалар өчен 2 балл (тәҗрибәсез дегустатор тапкан ис). Көчле, кискен химик исле уенчыклар сатып алудан сак булырга кирәк! 3 яшькә кадәрге балалар өчен уенчык лар җитештергәндә табигый мех, табигый тире, пыяла, фарфор, 3 мм дан ким булмаган тутыру гранулалары, шулай ук каучук, картон, кәгазь куллану рөхсәт ителми. Болар белән бетми әле, уенчыклар көчле, кискен һәм ямьсез тавышлар чыгарырга да тиеш түгел. Алар баланы куркытырга һәм ишетүенә зыян китерергә мөмкин. Уенчыкларның зурлыгы да әһәмияткә ия, яшь буенча чикләүләр этикеткада күрсәтелә. Өч яшькә кадәрге балалар өчен уенчыкларда колакка тыгарга, йотарга, суларга мөмкин булган кечкенә детальләр куллану рөхсәт ителми.

 

– Уенчыклар белән ачыклык керттек. Яңа ел татлы бүләктән башка да булмый.
– Сәүдә нокталарында сатыла торган төрле тәм-том салынган төргәкләрнең башта тышкы күренешенә һәм этикеткасына игътибар итәргә кирәк. Татлы җыелмаларда азык өстәмәләре, консервантлар, буяулар, трансмайлар минималь күләмдә булырга тиеш. Татлы комплект составында шоколад, конфет, мармелад, зефир, вафли, печенье, пастила булырга мөмкин. Зефир һәм мармелад – иң зарарсыз татлы ризыклар, аларда ашкайнату өчен файдалы пектин бар һәм шикәр аз. Тәм-том составында тәм һәм исне көчәйткечләр, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е 249), синтетик буяулар, табигый кофе булырга тиеш түгел. Табигый буяулар һәм ароматизаторлар рөхсәт ителә. Дата һәм куллану вакыты турында да әйтергә кирәк: алар да үз срокларына ярашкан, куллану вакыты чыкмаган булсын. Чөнки алар тәмнәрен югалтырга мөмкин. Шуңа күрә бүләк сайлаганда җитештерелү датасы белән срогы чыккан вакытка бик игътибарлы булыгыз. Мондый тәм-томнар гадәттә караңгы һәм салкынча урында, җылыту приборларыннан читтә сакланырга тиеш. Шулай ук ашамлыклар составында потенциаль аллергеннар булуына да игътибар итү бик кирәк. Мәсәлән, арахис һәм өрек төше ядрәләре балаларда аллергия китереп чыгаруы бар.

Әгәр дә сез татлы Яңа ел бүләген сайлаганда шикләнәсез икән, сатучыдан товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар күрсәтүен таләп итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев