Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тургенев урамында чүп-чар контейнерына ут кабып янгын чыккан

18 – 24 августта янгын сүндерү хезмәтенә 17 чакыру килгән.

Шуларның 6сы ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.

Тургенев урамында билгесез сәбәпләрдән чүп-чар контейнерына ут капкан. Аны сүндерергә янгын сүндерүчеләр чакыртылган.

Васильево бистәсенең Молодежная һәм Подгорная урамнарындагы трансформатор будкаларында электр үткәргечләрендәге кыска ялганыштан ут чыгу очраклары юкка чыгарылган.

Коткаручылар бикләнеп калган фатир ишекләрен ачуга бәйле 5 очракка чыккан һәм яшәүчеләргә ярдәм күрсәткән.

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев