«Тукта инде, кызыбыз бар бит». Баласы белән аралаштырмаган өчен, ир хатынын чәнчегән
Яшәеш

«Тукта инде, кызыбыз бар бит». Баласы белән аралаштырмаган өчен, ир хатынын чәнчегән

Бурятиядә элеккеге хатынын үтерергә маташкан 23 яшьлек ир-атны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Ир-ат баласы каршында хатынының муенына 7 тапкыр пычак кадаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Нишлисең син? Тукта инде. Кызыбыз бар бит!» – дип кычкыра хатын, бу вакытта аны элеккеге ире чәнчеп үтерергә маташа. Фаҗигане нәни кызлары күреп тора. Хатын бәргәләнә, ир аның муенына һәм иңбашларына пычак кадый. Узып баручылар ир-атны хатыныннан йолкып алалар һәм «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Ир белән хатын аерылышкач, хатын әтисе белән баланы очраштырмый. Ир-ат берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать итә, опекага һәм Бурятиядә Халыкны социаль яклау министрлыгына бара. Тик бу мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсе билгеле түгел.

Талаш вакытында ир-ат гел ярсый, хатынын үтерү белән яный. Былтыр октябрьдә исә элеккеге хатыны һәм кызы белән кибет янында очраша. Алар бала белән аралашу турында сөйләшә, хатын үзенең фикерендә каты тора – аралашуны тыя. Шуннан соң ир-ат пычак чыгара.

Судта ир-ат гаебен өлешчә таный. Үтерү максаты булмавын әйтә, ләкин пычак кадавын кире какмый.

Суд аны гаепле дип таба. Баласы булу, характеристикалары уңай булу һәм моңа кадәр хөкем ителмәве аркасында, аны 7 елга колониягә озаталар. Өстәвенә, аның әнисе һәм абыйсы авыру. Ир-ат үкенүен әйтә, тикшерүгә ярдәм итә. Шул сәбәпле суд карары йомшартыла, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты


Нет комментариев