Туй автобусы елгага төшеп киткәч, 22 кеше һәлак булган
Кәләшне исән килеш тапканнар
Пакыстанда туй автобусы белән авариядә 22 кеше һәлак булган.
Илнең төньягында туй кортежындагы машина елгага төшеп китә. Коткаручылар белешмәсе буенча, 22 кеше үлә.
«Сишәмбе көнне Гилгит-Балтистанда Диамер округында 22 кеше батып үлде. Алар барысы да туй тантанасындагы машинада иде. Машина елгага төшеп китте», – дигән матбугат чаралары.
Аннары кәләшне исән килеш тапканнар. Кыз нык имгәнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.
Пакыстан президенты Асиф Али Зардари мәрхүмнәрнең туганнарының һәм зыян күрүчеләрнең кагыйсын уртаклашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев