Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тугызы сынау срогын уза алмаган

«Шартлы рәвештә хөкем ителүче» оператив-профилактик операция тәмам

Яшел Үзән районы территориясендә 20-24мартта «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» операциясе узды, ул рецидив һәм көнкүреш җинаятьчелеге буенча хәлне тотрыкландыру максатыннан үткәрелде.

Чара барышында, җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре участок полиция вәкилләре белән берлектә, исәптә торучы 430дан артык кешене тикшерде. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән әңгәмәләр уздырылды, 9 материал судка җибәрелде, анда сынау срогын озайту һәм теге яки бу хокук бозуларга юл куйган кешеләргә өстәмә бурычлар йөкләү мәсьәләсе хәл ителәчәк.


Мондый чараларның төп бурычы – хөкем ителгәннәр тарафыннан кабат җинаятьләр кылынуны һәм административ хокук бозуларны булдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев