Тугыз яшьлек малай кечкенә кызны үтергән...
Тугыз яшьлек малай балконнан пыяла кисәген ыргытып, өч яшьлек кызга эләккән.
Ул аңа махсус төзәгән.
Бу Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәрендә була. Йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, икенче сыйныф укучысы еш кына 5нче кат тәрәзәләреннән нәрсәдер ыргыта һәм психиатр белән полициядә, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килү сәбәпле, исәптә тора: узган ел ул бер хатынга урындык аягын ыргыта.
5 май кичендә малай тәрәзә буенда кечкенә кызны күреп ала һәм аңа пыяла кисәген ташлый. Бала баш мие җәрәхәтенә дучар була, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар, ләкин коткара алмыйлар. Кыз хастаханәдә үлә. Малайны Бөек Новгородта психиатрия үзәгенә урнаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев