Түбән Кама кешесенең кулында электрон тәмәке шартлаган
Түбән Каманың 1нче хирургия бүлегендә 23 яшьлек пациент дәвалана.
Егетнең кулында электрон тәмәке шартлый. Нәтиҗәдә, икенче дәрәҗәдә пешә.
Егет: "Башта бернәрсә дә аңламадым, ләкин соңыннан кискен авырту башланды, бөтен кулым янды", - дип сөйли.
Ул кулын салкын сулы савытка тыгып, төнлә ашыгыч ярдәм машинасында кабул итү бүлмәсенә килә. Көчле авырту синдромы иртәнге якта гына туктый.
"Пациентның уң кулының култык өслегендә янган яра бар, хәле канәгатьләнерлек. Без аңа некректомия ясадык, ягъни тере булмаган тире өлешләрен алдык. Хәзер күзәтәбез, бәйлибез. Кул ярасының төзәлүенә инангач, без пациентны амбулатор дәвалауга чыгарачакбыз," - дип сөйли хирург Роберт Вәлиев.
Егет үзен күпкә яхшырак хис итә, ул электрон тәмәкегә бүтән кагылмаячагын таныган. Егет тәмәке тартуны ташлау турында җитди уйланды, дип хәбәр итә НЦРМБ матбугат хезмәте.
Чыганак:region116.dtp.official | Регион 116
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев