Яшәеш

ТРда грант алучы эштән киткән өчен акчаны кире кайтарырга тиеш

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Саба районында яшәүче бер ир-ат максатчан грант алган. Аның шартлары буенча ул акча бирелгән көннән башлап кимендә бер ел дәвамында җирле оешмаларның берсендә эшләргә тиеш булган. Әмма ул билгеләнгән вакыт тәмамланганчы үз теләге белән эштән киткән.

Шуннан соң прокуратура грант суммасын дәүләт кеременә түләтүне сорап судка мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, Татарстанда яшәүче әлеге гражданин алган акчаларының барысын да кире кайтарырга тиеш булачак.


Нет комментариев