Хәзер Татарстан АССРның йөз еллыгы уңаеннан барлык чаралар флешмоблар форматында уздырыла.
Татарстанда ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан массакүләм чаралар җәйнең икенче яртысында үткәреләчәк. Бу хакта ММЧ вәкилләре белән онлайн-очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
"Җәйнең икенче яртысында без массакүләм чаралар үткәрә алабыз (Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы тематикасы буенча). Алар августка таба башланачак ", - диде Әюпова.
Бүген истәлекле даталарга багышланган чаралар социаль челтәрләрдә онлайн-форматта алып барыла.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадын 24 июньдә уздырырга йөкләде.
Нет комментариев