Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Төзүчеләр проспектында яшәүче яшь парда наркотик матдәле бик күп төргәкләр табылган

11 – 17 августта эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән.

Шуларның барысы да шәһәрдә кылынган. 5 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 7 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Төзүчеләр проспектындагы кибеттән 4451,90 сумлык товар урланган. Моның буенча Волжскида яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз тотылган.

Төзүчеләр проспектында 24 яшьлек ир йөртүендәге «Чанган» автомобиле туктатылган. Машинада беркайда да эшләмәүче 22 яшьлек хатыны да булган. Тикшерү барышында алардан 10,83 грамм авырлыкта наркотик салынган 11 төргәк табып алынган. Әлеге парның яшәү урыны буенча – Төзүчеләр проспектындагы фатирда наркоконтроль хезмәткәрләре тентү ясаган һәм анда 28,31 грамм авырлыкта наркотик матдәле 29 төргәк табылган.

Яшел Үзәннең Йошкар-Ола урамында 24 яшьлек ирдә гомуми массасы 155,3 грамм булган наркотик матдә табып алынган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев