Тоз файдасы: кирәкле киңәшләр
Яшәеш

Тоз файдасы: кирәкле киңәшләр

Тозның аш-су бүлмәсендә генә түгел, көнкүрештә дә кирәге чыга.

  • Тозлы су белән юып, тәрәзә пыяласындагы бозны эретеп була.
  • Үтүкне чистарта. Кәгазьгә тоз салырга һәм кызган үтүкне тоз өстеннән йөртергә кирәк.
  • Суыткычка тоз салынган савыт куегыз, ул исләрне сеңдерәчәк.
  • Грелканың суы озаграк суынмасын өчен, кайнар тозлы су тутырыгыз.
  • Азрак тоз сипкәндә утын тизрәк янып китә.
  • Кызган май чәчрәмәсен өчен, кәтлитне табага салганчы бер чеметем тоз сибәргә кирәк.

vk


Нет комментариев