Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш озынлыгын арттыруның иң гади ысулын ачыклаганнар

Уролог тормышны озынайтуның гади ысулын атады!

Физик активлык теләсә нинди яшьтә дә мөһим.

Хәрәкәт кешенең тормышын озынайтырга сәләтле. Уролог Марк Гадзиян тикшерү нәтиҗәләре белән уртаклашты, аның фикеренчә, көненә 10 мең адым ясаган кешеләр озаграк яши.

Галимнәр 57 яшьтән алып 78 яшькә кадәрге 28 меңнән артык пациентны тикшергән. Баксаң, алар һәр көн бер мең адым атлап үлем куркынычын 12%ка киметкән. Әгәр дә кеше 10 мең адым җәяү йөрсә, үлем куркынычы 56%ка кимегән.

Иң яхшы күрсәткечләр көненә 16 мең адым йөргән кешеләр төркемендә булган. Аларның кинәт үлү ихтималы 66%ка кимегән.

Сәбәбе шунда ки, мондый физик активлык йөрәк авырулары белән көрәшергә ярдәм итә, кандагы шикәрне, инсулин дәрәҗәсен контрольдә тота һәм баш активлыгын яхшырта. Шуңа күрә табиб барлык өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтлекләрен яхшырту һәм тормышны озынайту өчен мөмкин кадәр күбрәк йөрергә чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев