Фаҗиганың сәбәбе - «газ-һава катнашмасы шартлавы», дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә билгеле түгел. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, хәрабәләр астында тавышлар ишетелә.
Хәзерге вакытта өч кеше коткарылган, урынга аэромобиль төркеме юнәлтелгән.
❗ Шартлаудан соң зыян күрүчеләр саны җиде кешегә кадәр артты, алар арасында биш бала, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Һәлак булучылар саны - алты кеше.
Фото/Видео: Инцидент Нижний Тагил
Нет комментариев