Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 85 яңа очрагын ачыклаганнар
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 85 яңа очрагын ачыклаганнар

Барлыгы пандемиия чорында 15 875 инфекция очрагы ачыкланган.

Татарстанда тагын 85 яңа инфекция очрагы теркәлгән. Аларның 84е - контактлы, 1се - читтән килгән.

Авыручылар арасында 3 бала да бар. Инфекция йоктыру буенча лидер - Казан шәһәре. Монда 55 очрак расланган. Яр Чаллыда 13 яңа авыру ачыкланган. Югары Ослан районында - 3. Яшел Үзән, Буа, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында 2 яңа очрак. Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнарында 1әр яңа очрак.

Барлыгы пандемиия чорында 15 875 инфекция очрагы ачыкланган. Шуларның 12 331е сәламәтләнде, шуларның 97се узган тәүлектә.

Спутник V вакцинасы 12 777 кешегә ясалган, шуларның икенче дозасын 2 476 кеше алган.
13 442 доза комплектының 95,1%ы файдаланылган.


Нет комментариев