***
«Исәнмесез!
Ирем белән тату яши идек, соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Балаларыбыз бар, Аллаһ боерса, тагын бер бәләкәч көтәбез.
Берничә көн буе ирем намазга басарга үгетли. «Уйларга кирәк», – дидем. Басарга уй бар, тик мин әле әзер түгел. «Миңа чын мөселман хатыны кирәк, үзем дә намазга басам», – ди. Үзе тәмәке тарта. «Минем абыйлар һәм эштәгеләр барысы да намазда. Хатыннарына нәрсә әйтсәң – шуны эшлиләр. Әгәр мин сиңа өйдән чыгарга ризалык бирмәсәм, чыкмыйсың. Я намазга басасың, я аерылышабыз», – ди. Беләм, янәшәсендәгеләр дә котырта.
Ни булганын аңламыйм. Дүртенче көн инде өйгә кайтмый, балалар белән дә кызыксынмый. Үзем йөклелекнең 32нче атнасында. Зинһар, киңәш бирегез».
Аноним
Кадерле укучыларыбыз, киңәшләрегезне комментарийларда языгыз.
Нет комментариев