Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти-әниләребез турында  үзебез кайгыртыйк

Исәнмесез «Яшел Үзән»­не яратып укучылар! Сезгә шушы газета аша өлкәннәрне борчый торган бер хәл турында язарга булдым әле. 9 февраль көнне кич телевизорда Эфир каналыннан 97 яшьлек әбинең бәдрәфе өй эчендә түгел, урамга чыгып йөрергә кирәк, дип, аның кызы «мактанып» утырды. «Башлы» кыз, оялмыйча шул зарын илебез җитәкчесенә җиткергән.

Соң, ул 97 яшьлек әби­нең балалары шул йорттан таралгандыр бит ин­де? Әниләре шул яшенә җиткәнче нәрсә уйладылар икән соң?! Минем уйлавымча, моңа кадәр алар әбинең акчасына үзләре тормышын коргандыр, хәзер гомере беткәндә шундый «акыллы» уй туган башларында: үлеп киткәнче дәүләттән үзләренә барлык файданы алып калырга. Кеше, ни әйтсәң дә, 200 ел яшәми. Әби бүгенге көнгә – 97 яшенә кадәр бәдрәфкә урамга йөргән, ни гомер бу турыда кайгыртмаганнар, хәзер исләренә төш­кән. Үз фатирларын яхшыртканнардыр. Өй бит бер көндә генә шундый җимерек хәлгә килми, әни­ләрен кайгыртмаганнар! Ә әби бүген-иртәгә теге дөнья­га китәргә торган көн җиткәч, хәзер үзләренең хәйләләрен тормышка ашыру өчен, президентка зарланырга оялмаганнар. Төн йокламадым шул әбине жәлләп!
Миңа 82 яшь, мин дә үз өем белән тордым. Ки­рәк икән, үз бюджетым үзем­дә булды, таратмадым әрәм­тамакларга. Кирәк булганда өйне дә, сарайны да, бәд­рәфемне дә үзем кеше ял­лап, акчасын тутырып биреп эшләттем.
Башлыгыбызга без болай да рәхмәтле! Әби-ба­бай­ларыбыз күрмәгән рәхәтне күрәбез! Эшләдек, хәзер пенсия акчасы алабыз, җитә, шөкер. Ә теге хатын ниләр уйлап, оялмыйча телевизорга кадәр барып җиткән икән, кеше көлдереп! Без мөселманнар ата-аналарыбыз турында үзебез кайгыртырга, кадерләп карарга тиеш, кешегә тапшырырга түгел!
Сүзем бик күп, күңе­лемдә шул хатынның га­мәлләренә ризасызлык кайный. Фикеремне җит­керә алдыммы-юкмы икән инде, гаеп итмәссез.
Сәлам белән, 
Фәрдүнә әбиегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев