Тере хатынны күмү бюросына алып килгәннәр
Американың Анкени шәһәрендә җирләү бюросы хезмәткәрләре китерелгән хатын-кыз кинәт терелгәч, аңнарын югалта язганнар.
«Бюрога үле хатын-кызны китерделәр, ләкин ул исән булып чыкты. Хәзер алар хастаханәдә», — диде коткару хезмәте хезмәткәрләренең берсе.
Билгеле булганча, хатын-кызны картлар йортыннан алып килгәннәр. Анда бу вакыйга буенча комментарий бирүдән баш тартканнар.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев