Татарстанның халык артисты вафат
Яшәеш

Татарстанның халык артисты вафат

Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган.

Бу хакта Филармония матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Җырчы 1975 — 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 — 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист — вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була.

Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр итәчәкбез.

Чыганак:ТНВ
Фото интернет челтәреннән алынды.


Нет комментариев