ТР Электрон мактау тактасына 3,6 меңнән артык укытучы кертелгән
«ТРның Электрон мактау тактасы» платформасында 3,6 меңнән артык педагогик хезмәткәрнең исеме урын алган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
«Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Бүгенге көндә анда 3640 укытучы, тәрбияче һәм җитештерү өлкәсендә укыту остасының исеме теркәлгән», – диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев