Яшәеш

Татарстанның Электрон Мактау тактасын 12 көндә 1,8 миллионнан артык тапкыр караганнар

Татарстанның Электрон Мактау тактасы 12 көн эшләү дәверендә 1,8 миллионнан артык тапкыр каралган, уникаль кулланучылар саны 100 меңнән арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

«Бу шактый зур күрсәткечләр. Төрле тармакларда эшләүчеләрнең платформа белән кызыксынуы бик югары булуын күрәбез, әлбәттә, моңа без бик шат», – дип белдерде ул.

Бүген Мактау тактасында төрле тармаклардагы 4,8 меңнән артык предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 15 298 кешенең исем-фамилиясе урнаштырылган. Бу хакта Татарстанның хезмәт министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Предприятиеләрнең эчке биналарындагы стендларда иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү традициясен без хәзерге заман цифрлы киңлегенә күчердек. Биредә мәгълүмат ел саен яңартыла һәм тәүлек әйләнәсе һәркем өчен ачык», – дип ассызыклады Зарипова.

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон Мактау тактасы эшли башлады. Ул совет чорыннан ук килгән, хезмәт алдынгыларының портретлары урнаштырылган традицион стендларның заманча аналогы булып тора.

Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, дәүләт хезмәткәрләре һәм бюджет өлкәсе вәкилләренең фотолары һәм алар турында кыскача мәгълүмат әлеге ресурста бер ел дәвамында урнаштырыла.

Электрон Мактау тактасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел 1 майда имзалаган указ нигезендә гамәлгә куйды. Әлеге инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, намуслы хезмәтен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтү максатыннан тормышка ашырыла.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.

«Бу бик дөрес. Хезмәт кешесе абруйлы булырга тиеш», – дип ассызыклады соңрак республика җитәкчесе.

Автор: Елизавета Пуншева
«Татар-информ»


Нет комментариев