Риск төркеме һәм теләк белдерүче татарстанлыларны вакцинацияләячәкләр. Татарстанга коронавирус инфекциясеннән "Спутник V" 190 мең доза вакцина киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
"Бездә шактый интенсив прививка кампаниясе булачак. Февральгә кадәр 190 мең дозаны бездә яшәүчеләргә кертергә кирәк булачак», - дип билгеләп үтте спикер.
Министр урынбасары сүзләренчә, иң еш социаль контактлары булган кешеләргә беренче булып ясаячаклар. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, беренче чиратта нинди төркемнәр вакцинацияләнергә тиешлеген хәбәр иткән иде. Әмма республиканың башка халкы да Covid-19 дан прививка ясату теләге турында белдерә ала. Бу хакта поликлиникага "Спутник V" керүе турында билгеле булгач хәбәр итәргә кирәк.
"Вакцина булган очракта, теләкләре кире кагылмаячак", - дип билгеләде Абашев.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинациянең ирекле булуын искәртте.
Нет комментариев