Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанга аномаль җылы һава килүе турында кисәткәннәр8 марттан соң җылыта

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бу көннәрдә Татарстанда нинди һава урнашачагы турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, республикада аномаль җылылык көтелә.

8 марттан һава температурасы күтәрелү фаразлана. Переведенцев билгеләп үткәнчә, температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Төнге температура +5 градуска кадәр күтәрелсә, көндезге сәгатьләрдә +6 һәм аннан да җылырак.

Әмма бу – вакытлыча җылыту. Атна азагына кадәр генә шулай булачак. Кар явачак. Термометрның терекөмеш баганасы “плюс” күрсәтә башлауга, карны яңгыр алыштырачак.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев