Татарстанда хоккей буенча тренировкадан кайткан яшүсмер әбисе күз алдында үлгән
Яшәеш

Татарстанда хоккей буенча тренировкадан кайткан яшүсмер әбисе күз алдында үлгән

Фаҗига кичә кич Татарстанның Азнакай районындагы Актүбә бистәсендә булган.

KazanFirst хәбәр итүенчә, 11 яшьлек яшүсмер хоккей буенча тренировкадан өенә кайткач хәле начараеп киткән. Малай йөрәге авыртудан зарланган. Якыннары ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, әмма килгән табиблар малайның үлемен раслаган. Билгеле булганча, малай тулы, имин гаиләдә тәрбияләнгән. Аның үлем сәбәпләре ачыклана.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев