Татарстанда «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшлиячәк
«Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен уздырачак.
Теләге булган һәркем мәгариф мәсьәләләре буенча (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ.б.) мөрәҗәгать итә ала.
Кайнар линия 8 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.
Телефоннар:
8(843) 236-00-71, 7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев