Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда температура рекордлар куя, әмма әле кар да булачак

Яз Татарстанга 10 көнгә иртәрәк килде.

Әмма апрель аенда еш кына салкыннар кайта, шуңа күрә температураның түбәнәйүе дә, яңгырлар да, кар да булырга мөмкин. Яз инде хакимлек итә, кояш көннән-көн югарырак, көннәр озынрак, кар бөтен җирдә диярлек эреп беткән, ди КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
 

Соңгы өч көндә Татарстанда температура рекордлары куелды. Кичә һава температурасы +14,7 градус тәшкил итте, бу көн өчен температураның элеккеге абсолют максимумы 2020 елда теркәлгән һәм +11,9 градус тәшкил иткән. Якын көннәрдә +11 градуска кадәр, төнлә +4 градуска кадәр фаразлана.

Шулай да, синоптикларның озак вакытлы фаразлары буенча, апрель уртасындарак карлы яңгыр булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев