Татарстанда тавык йомыркасы, сөт һәм карабодай кыйммәтләнде
Шул ук вакытта чөгендер, кишер һәм помидор арзанайды.
Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Аерым алганда, тавык йомыркасы 1,58 процентка кыйммәтләнде: аның бәясе (дистәсе) 94,23 сумнан 95,68 сумга кадәр артты. Майлылыгы 2,5-3,2 процентлы зарарсызландырылган сөтнең бәясе 0,81 процентка, ягъни литры 67,95 сумнан 68,48 сумга кадәр, ә шундый ук майлылыкта стерильләштерелгән сөтнең литры 0,40 процентка, ягъни 85,27 сумнан 85,60 сумга кадәр күтәрелде.
Каймак 0,86 процентка кыйммәтләнде, ягъни 1 килограммы 215,99 сумнан 217,86 сумга кадәр артты. Каты, ярым каты һәм йомшак сырлар үз чиратында 0,41 процентка, ягъни килограммы 669,27 сумнан 671,67 сумга кадәр артты.
Карабодай ярмасының килограммы 0,69 процентка, 52,10 сумнан 52,50 сумга кадәр, пешкән колбасаның килограммы 0,68 процентка, 441,78 сумнан 444,52 сумга кадәр, ә сарык итенең килограммы 0,63 процентка, 745,43 сумнан 749,73 сумга кадәр кыйммәтләнде.
Бәрәңге бәясе 0,29 процентка артты, элек килограммы 52,38 сум булса, хәзер — 52,57 сум. Борщ җыелмасына кергән яшелчәләрдән кәбестә бәясе арткан — дөрес, нибары 0,15 процентка, ягъни килограммы 48,23 сумнан 48,30 сумга җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев