Татарстанда спорт заллары, бассейннар ачыла
Әмма бер шарт бар: чикләү чаралары үтәлергә тиеш
Тренер битлектән һәм перчаткадан булырга, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.
Татарстанда 5 июньнән, спорт җиһазларын шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлешен тәэмин итеп куйган шартларда, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр ачыла. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән.
«Объектка бер үк вакытта килгән кешеләрнең саны тиешле күләмнән артуына юл куймау спорт объектлары эшенең мәҗбүри шарты булып тора», — диелә хәбәрдә.
Мисал өчен, 4 квадрат метрлы мәйданда спорт белән шөгыльләнү өчен — 1, бассейнда төркем белән шөгыльләнгән вакытта су өслегендәге 5 квадрат метрлы мәйданда — 1, шулай ук су өслегендәге 10 квадрат метрлы мәйданда йөзү юлында 1 кеше булу рөхсәт ителә.
Шәхси тренер белән индивидуаль күнекмәләр үткәрү мәҗбүри түгел, дип искәрттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчаткадан булырга, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев