Татарстанда серияле педофил тоткарланган
43 яшьлек ир-ат PING Mobile мобиль уенда корбаннар эзләгән, аның гамәлләреннән зыян күргән өч укучы турында билгеле, дип яза SHOT.
Канал мәгълүматларына караганда, әлеге хәл турында беренче булып олыларга Яшел Үзәннән сигезенче сыйныф укучысы сөйләгән: ул ир-атның өенә уйнарга килгән һәм көчләнгән.
Татарстан Тикшерү комитетында "Азгын гамәлләр" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган дип хәбәр иттеләр. Яшел Үзән суды шикләнелүчене кулга алу мәсьәләсен карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев