Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда шәхси йортларны рәсмиләштерү буенча «кайнар линия» узачак

Төзүче көне алдыннан республика халкы өчен 5 августта шәхси торак төзелеше объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматларына ярашлы, яңа йортлар төзелгән җир участоклары хуҗалары кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре, шулай ук бу процедураларны берьюлы үткәрү мөмкинлеге турында консультация ала алачак.

Белгечләр белдерү тәртибе белән «дача амнистиясе» буенча гадиләштерелгән рәсмиләштерү арасындагы аермалар турында сөйләячәкләр, шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштергәндә проблемалар булмасын өчен, төзелеш башланганчы нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында тәкъдимнәр бирәчәкләр.

Консультацияләрне Татарстан буенча Росреестр һәм Роскадастр белгечләре үткәрәчәк. Шалтыратулар 10:00 дән 12:00 гә кадәр 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев