«Выборы» ГАС мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 18 сентябрь 20:00гә Татарстан Республикасында сайлаучыларның гомуми саныннан 36,8% тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе, шулай ук аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар 18 сентябрьдә башланды. Бөтен ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандаты һәм сайлана торган вазыйфаны алыштыру планлаштырыла.
Аерым алганда, Татарстанда параллель рәвештә ТР VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатын 50-нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлау, шулай ук өстәмә муниципаль сайлаулар уза. Тавыш бирү өч көнгә — 20 сентябрьне кертеп — исәпләнгән. Республика буенча сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.
Казанские ведомости
Нет комментариев