Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Пушкин картасы» буенча 400гә якын мәдәният объектына керергә мөмкин

Татарстан Республикасы «Гаилә» бөтенроссия проекты кысаларындагы «Пушкин картасы» федераль программасын тормышка ашыру буенча Россия субъектлары арасынан иң яхшыларның берсе дип танылды. Бу исемне республика икенче ел рәттән ала.

Республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның өченче кварталында Татарстанда Пушкин картасы буенча гомумән 273 млн сумлык 595 меңнән артык билет сатылган.

Пушкин картасы буенча сатылган билетлар саны һәм керем күләме буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 4нче урында тора.

Өченче кварталда республикада 344 меңнән артык яшь кеше «Пушкин картасы» чыгарган. Катнашучылар саны буенча Татарстан, Санкт-Петербургтан гына калышып, 2нче урынны (90,93%) алды.

Татарстанда «Пушкин картасы» буенча 399 оешмага барырга мөмкин. Алар эчендә 61 музей һәм галерея, 21 театр, 16 концерт мәйданчыгы, 99 мәдәният йорты һәм клуб, 49 китапханә, 127 белем бирү оешмасы һәм 25 кинотеатр бар.

Республикада яшьләр өчен мәдәният йортлары (152,8 мең билет), кинотеатрлар (146,9 мең), театрлар (89,5 мең), музей һәм галереяләр (76,2 мең), белем бирү оешмалары (43,7 мең), китапханәләр (43,6 мең) һәм концерт мәйданчыклары (42,9 мең) популяр.

Искәрмә итеп әйтергә кирәк, 3 октябрьдә Зур театрда «Пушкин картасы. Премия» бүләкләү тантанасының икенче сезоны узды. Анда Татарстан «Гаилә» бөтенроссия проекты кысаларындагы «Пушкин картасы» федераль программасын үстерүгә зур өлеш керткән төбәк буларак билгеләнде.

«Пушкин картасын» тормышка ашыруда иң яхшы Россия субъекты» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Премия тапшырылды.

Татарстан Республикасы яшьләр аудиториясе белән эшләүнең югары нәтиҗәлелеген раслады һәм икенче ел рәттән «Пушкин картасы» буенча Бөтенроссия бүләкләү тантанасында җиңүче 10 төбәк арасына керде.

«Пушкин картасы» программасын уңышлы тормышка ашырган өчен Россиянең 10 төбәген бүләкләделәр: Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Архангельск, Түбән Новгород, Белгород, Кемерово, Магадан, Вологда өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Чечен Республикасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев