Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда поезд янган

Татарстанда йөк поезды янган

Татарстанның Ютазы районында бүген иртән йөк поезды локомотивы янган. Тепловозда май яна, зыян күрүчеләр юк, дип ачыклык кертәләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
 

Вакыйга Ютазы тимер юл станциясенә була, тепловоз яну турында хәбәр 9:21 сәгатьтә килеп ирешә. 2 кв. метрда май яна, локомотив вагоннардан ычкындырылган.
20 минуттан янгынны сүндерәләр, аны бетерүгә 22 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителә. 10: 05 сәгатьтә состав билгеләнгән пунктка үз юлы белән китә. Янгынның сәбәбе билгеләнә.
 

Һәлакәт аркасында өч йөк поездын бер сәгатькә тоткарлыйлар.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев