Татарстанда педагогик эштән китүче укытучылар саны 17 процентка кимегән
Татарстанда соңгы өч елда укытучыларның һөнәрдән китү очраклары кимегән.
Педагогик булмаган эшкә күчүче укытучылар саны 17 процентка — 706 кешегә кадәр азайган. Башка төбәкләргә күченеп китүчеләр саны да 20 процентка — 177 кешегә кадәр кимегән. Шул ук вакытта яшь белгечләрнең килүе 23 процентка артып, 987 кешегә җиткән. Башка тармаклардан мәгариф өлкәсенә әйләнеп кайтучылар саны 88 процентка — 1355 кешегә арткан.
Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, муниципаль дәрәҗәдә укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелгән. Әйтик, Алабуга районында укытучылар 400 мең сум ала, Актаныш һәм Кукмара районнарында — 300әр мең сум. Тагын 11 районда бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 меңнән 150 мең сумга кадәр тәшкил итә. Федераль дәрәҗәдә дә педагогларга ярдәм чараларының яңа төрләре әзерләнә. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 25 ел хезмәт стажы булган педагогларга «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Татарстанда педагогларга ярдәм итү буенча өстәмә чаралар концепциясе дә әзерләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен 1 миллиард сумнан артык акча каралган. Проектны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов караячак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда математика, рус теле укытучыларына һәм тәрбиячеләргә ихтыяҗ зур. Белгечләр кытлыгы 2 мең кешедән артып китә.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев