Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда кемгә һәм кайчан өстәмә ял көне биреләчәген аңлаттылар

Хезмәткәрләр законда каралган берничә очракта өстәмә ял көннәренә хокуклы.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Россия Хезмәт кодексының 153нче маддәсе нигезендә, ял яки бәйрәм көнендә эшләгән өчен хезмәткәр икеләтә түләүне яки өстәмә ял көнен сайлый ала. Соңгы очракта эш өчен бер тапкыр күләмендә түләнә. Өстәмә ял алу өчен гариза язарга һәм эш бирүченең тиешле боерыгы чыгарылырга тиеш. Инвалид баласы булган ата-аналарга айга дүрт түләүле ял көне бирелә. Алар бу көннәрне үзара бүлешә ала. Рәсмиләштерү өчен баланың туу турында таныклыгы, теркәлү урыны турында белешмә һәм инвалидлыкны раслаучы документ кирәк. Шулай ук диспансеризация узу өчен дә түләүле ял көне каралган: 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән пенсия алды яшенә кадәргеләргә – елына бер тапкыр, пенсионерларга һәм пенсия алды яшендәге кешеләргә – елына ике тапкыр. Моның өчен тиешле белешмә күрсәтергә кирәк.

Кан бирүче донорларга кан тапшырган көнне, медицина тикшерүе узган көнне түләүле ял бирелә. Моннан тыш, алар теләгән вакытта тагын бер өстәмә ял көнен файдалана ала. Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларның айга бер көн түләүсез ял алырга хокукы бар. Барлык очракларда да тиешле гариза бирергә һәм ялны эш бирүченең боерыгы белән рәсмиләштерергә кирәк.

Шуны да искәртик: 2026 елның августында Татарстан халкына өстәмә ял көне бирелми. Быел Татарстан Республикасы көне – 30 август – якшәмбегә туры килә.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев