Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп яңартылды
Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» исемле федераль проект кысаларында 2025–2027 елларда Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ике яңа мәктәп төзү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә һәм республиканың 9 районында (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау һәм Теләче районнарында) берәр мәктәп төзекләндерелеп бетерелде. Яңарту эшләре нәтиҗәсендә белем бирү оешмалары кирәкле техник җиһазлар белән тәэмин ителде. Биналарга капиталь ремонт ясалганда, мәктәп җиһазлары, шул исәптән физика, химия, биология кабинетларының лаборатория җиһазлары алмаштырылды. Шулай ук оргтехника, ашханә һәм спорт заллары өчен кирәкле җиһазлар яңартылды.
Шуның белән бергә, Сарман аграр көллиятенең уку корпусы бинасы һәм Чаллы политехника көллиятенең тулай торагы төзекләндерелеп бетерелде. Алар «Яшьләр һәм балалар» федераль проектының «Профессионалитет» исемле федераль программасы астына эләгә.
«Федераль проектларда катнашу, федераль һәм республика программаларын, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның карарларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа урыннар булдырырга, өстәмә белем бирү үзәкләрен ачырга, һөнәри белем бирү системасын үстерергә, спорт залларын яңартырга, материаль-техник базаны ныгытырга һәм мәгариф оешмаларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек туды», – дип белдерде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Шулай ук, Татарстанда «Гаилә» федераль проекты буенча Питрәч районы Көек авылында 340 урынлык һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә 260 урынлык балалар бакчалары төзекләндерелеп бетерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев