Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Игътибар, балалар!» дигән профилактик чара башлана

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар, балалар!» дигән профилактик чара үткәрелергә тиеш. Бу чара мәктәптә яңа уку елына әзерлек белән бәйле.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендәге урамнарның хәлен тикшерәчәкләр. Мәктәп автобусларының техник хәленә аерым игътибар ителәчәк.

Шулай ук, 1 сентябрьдән башлап, автоинспекторлар мәгариф учреждениеләре янында махсус рейдлар үткәрәчәк.

Татарстан ДАИ ата-аналарга искә төшерә: балаларга юлда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында еш кына сөйләп тору, үз үрнәгең аша күрсәтү бик мөһим. Балаларны машиналар йөргән урыннарда уйнамаска һәм юлны олылар белән кул тотышып, җәяүлеләргә бирелгән урыннар аша гына кичәргә өйрәтергә кирәк. Шуның өстенә, мәктәпкә кадәр куркынычсыз булган юлларны сайларга, вакытны исәпкә алып йөрергә һәм балаларга ерактан күренерлек ачык төсле киемнәр киертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев