Татарстанда янә көчле яңгыр һәм боз көтелә
Яшәеш

Татарстанда янә көчле яңгыр һәм боз көтелә

Бүген республикабызда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә яңгыр һәм яшен булырга мөмкин, дип белдерде ТР Гидрометүзәге.

Көндез һава торышы начарланачак – урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм боз булачак, дип фаразлана. Җил тизлеге 6-11 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк.

Төнлә термометр баганалары 11-16 градус күрсәтәчәк, көндез һава торышы 19-24 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев