Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда ел саен бирелә торган гаилә түләүләренә кем исәп тота ала?

2026 елдан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы – ел саен бирелә торган гаилә түләүләре гамәлгә керде. Бу ярдәмгә кем өмет итә ала һәм аны ничек рәсмиләштерергә – «Татар-информ» материалында.

Нәрсә ул?

Календарь елы дәвамында эшләүче ата-аналарның керемнәреннән 13% ставка белән шәхси керем салымы (ШКС) тотыла. Гариза биргәннән соң, салым 6% льготалы ставка буенча яңадан исәпләнә, ә тотылган белән яңадан исәпләнгән сумма арасындагы аерма гариза бирүчегә берьюлы кайтарыла. Нәкъ менә бу кайтару ел саен бирелә торган гаилә түләүләре дип атала.

Игътибар итегез: яңадан исәпләү бары тик мөрәҗәгать иткән елга кадәрге ел өчен генә башкарыла. Мәсәлән, 2026 елда 2025 ел нәтиҗәләре буенча түләү алырга мөмкин, 2027 елда – 2026 ел өчен.

Түләүгә кем хокуклы?

Ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен алучылар булып ким дигәндә ике бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар була ала. Балаларның яше 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр (өстәмә белем бирү программаларыннан кала, белем бирү оешмасында көндезге уку формасында укыган очракта) булырга тиеш. Түләү алуга уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дә хокуклы.

Түләү билгеләүнең төп шартлары

Ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен рәсмиләштерү өчен түбәндәге таләпләргә туры килергә кирәк:

  • гаиләдә 18 яшькә кадәр яки көндезге уку формасында укыганда 23 яшькә кадәр ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләнә;
  • мөрәҗәгать иткән елга кадәрге елда гариза бирүче шәхси керем салымы түләгән;
  • гариза бирүче һәм балалар Россия Федерациясе гражданнары булып, аның территориясендә даими яшиләр;
  • гаилә әгъзасына уртача айлык керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырыннан артмый;
  • гаиләнең милке (күчмә һәм күчемсез) билгеләнгән нормативларга туры килә.

Әгәр ата-аналар аерылган булса, бу үзе генә түләү алуга комачауламый. Аларның һәрберсе үзеннән аерым гариза бирергә хокуклы. Шул ук вакытта аерылган ата-аналар өчен өстәмә таләп бар – алимент түләү буенча бурычларның булмавы.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев