Татарстанда ел башыннан энтеровирус инфекциясенең 177 очрагы теркәлгән
Яшәеш

Татарстанда ел башыннан энтеровирус инфекциясенең 177 очрагы теркәлгән

Татарстанда 2026 ел башыннан энтеровирус инфекциясен йоктыруның 177 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5%ка кимрәк. Бу хакта республика Роспотребнадзоры хәбәр итә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Авыручыларның күбесе (96%) — балалар. Балалар коллективларында инфекциянең күпләп таралу очраклары теркәлмәгән. Инфекция таралуны чикләү максатыннан Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чаралар үткәрә: чикләүләр кертелә, инфекция чыганакларында медицина күзәтүе һәм дезинфекция үткәрү турында күрсәтмәләр бирелә. Бассейннарга, аквапаркларга һәм уен бүлмәләренә 557 күрсәтмә җибәрелгән. Инфекция су аша (коенганда), көнкүреш-контакт юлы белән (пычрак куллар һәм уенчыклар аша), шулай ук һава-тамчы юлы белән тарала. Авыруны кисәтү өчен кулларны ешрак юарга, шешәдәге яки кайнатылган су эчәргә, бары тик рәсми пляжларда гына коенырга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга, авыру кешеләр белән аралашудан сакланырга киңәш ителә.

Казан КП


Нет комментариев