Яшәеш

Татарстанда «Чиста һава» оператив-профилактика чарасы дәвам итә

Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 1 июньдә старт алган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автомобильләрне тикшерүне Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белән берлектә үткәрә.

Чара башланганнан бирле барлыгы 4 213 транспорт чарасы тикшерелгән. Алар арасында 3 811 җиңел автомобиль, 212 йөк машинасы һәм 190 автобус бар.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә 86 автомобильдә атмосферага чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләменең рөхсәт ителгән нормадан артып китүе ачыкланган. Бу тикшерелгән транспорт чараларының якынча 2 процентын тәшкил итә. Алар арасында 74 җиңел автомобиль, 7 йөк машинасы һәм 5 автобус бар. Әлеге машиналарның 72се бензин, 10сы дизель ягулыгы, 4се газ белән эшли.

Нормативларны бозган автомобиль хуҗаларына атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге закон таләпләрен үтәү кирәклеге аңлатыла. Ачыкланган хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзелә.
Рейдлар 22 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Югары Ослан, Чистай, Буа, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Лениногорск, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Балтач, Теләче, Саба, Чирмешән, Баулы, Әлмәт, Кукмара, Ютазы, Апас һәм Алексеевск районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә уза.

Татарстан юлларындагы тикшерүләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: соңгы биш елда атмосферага зарарлы матдәләр чыгару нормативларын арттырган автомобильләр өлеше кими. 2021 елда бу күрсәткеч 2,8 процент булса, 2025 елда 2,6 процентка төшкән. Белгечләр моны мотор ягулыгы сыйфатының яхшыруы һәм республикадагы автомобиль паркын яңарту белән бәйли.


Нет комментариев