Татарстанда балык тотканда 9 яшьлек малай батып үлгән
13 июнь көнне Чирмешән районында Күтәмә елгасында тугыз яшьлек малай батып үлгән.
Фаҗиганең сәбәбе-су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала көндез елгага балык тотарга китә. Балык тотканнан соң малай су коенырга була Кызганычка каршы, аның янәшәсендә балага вакытында ярдәмгә килә алучы кеше булмый.
Батып үлгән малайның мәетен җирле халык 1 метр тирәнлектән һәм ярдан бер метр ераклыктан табып ала. Мәрхүмнең гәүдәсе полиция хезмәткәрләренә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев