Яшәеш

Татарстанда балалы гаиләләргә еллык түләүнең беренче 25 меңе билгеләнгән

1 июньнән гаризалар кабул ителә башлаганнан бирле Татарстанда 25 меңнән артык еллык гаилә түләве билгеләнгән. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа түләү – ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә реаль ярдәм. Әти-әниләрнең яңа ярдәм чарасы белән актив кызыксынуын күрәбез: 1 июньнән 25 меңнән артык түләү билгеләнде», – дип белдергән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Яңа ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарга елга бер тапкыр бирелә. Түләүгә балалары 18 яшькә җитмәгән, ә көндезге бүлектә белем алган очракта – 23 яшькә кадәр булган гаиләләр дәгъва итә ала.

Түләү алу өчен гаиләнең җан башына уртача кереме узган ел өчен төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкыр күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда 2026 елда бу күрсәткеч 22 609,50 сум тәшкил итә.

Түләүне узган ел керемнәреннән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләнгән ата-ана рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта ата-аналарның рәсми никахта булуы яки балалар белән бергә яшәве мәҗбүри түгел. Билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, аларның һәркайсы түләү алу өчен мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә ала.

Гаризаны караганда, Социаль фонд белгечләре гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәти хәлен бәяли. Мөрәҗәгать итү елына кадәрге елда алынган хезмәт хакы, пенсияләр, пособие, алиментлар, стипендияләр һәм башка керемнәр исәпкә алына.

Шулай ук мөлкәти критерий кулланыла – гаилә милкендәге күчемсез милек һәм транспорт чаралары саны билгеләнгән нормалардан артмаска тиеш.

Түләү күләме керемнәрдән түләнгән НДФЛ суммасы белән 6 процент ставка буенча исәпләнгән салым арасындагы аерма рәвешендә билгеләнә.

Үзмәшгульләр һәм махсус салым режимнарын кулланучы шәхси эшмәкәрләр, әгәр аларның НДФЛ белән салына торган керемнәре булмаса, бу түләүгә дәгъва итә алмый.

Алимент буенча бурычы булган ата-аналарга һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнарга әлеге ярдәм чарасы бирелми.

Гаризалар 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы, КФҮ (МФЦ) яки Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге клиент хезмәтләре аша кабул ителә.

Татар-информ


Нет комментариев