Татарстанда атна ахырына 20 градуска кадәр суытачак
Иртәгә, 16 февральдә, төнлә 9 градустан 14 градуска кадәр, көндез -2 градустан -7 градуска кадәр көтелә.
Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 февральдә, республика антициклон йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән аз гына кар яварга мөмкин.
Көндез температура -5тән -10 градуска кадәр, 17енә каршы төндә -9дан -14 градуска кадәр, 18енә каршы төндә 15тән 20 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев