Яшәеш

Татарстанда җәмәгать туклануы обороты ярты ел эчендә 8%ка арткан

Татарстанда 2026 елның гыйнвар-июнь айларында рестораннар, кафелар, барлар һәм башка җәмәгать туклануы учреждениеләренең обороты 55 миллиард сум тәшкил иткән.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу чагыштырма бәяләрдә узган елның нәкъ менә шушы чоры белән чагыштырганда 8,1%ка күбрәк.

Бигрәк тә икенче кварталда базарның үсүе сизелерлек булган. Апрель–июнь айларында Татарстан халкы җәмәгать туклануы урыннарында 28,5 миллиард сум сарыф иткән – бу бер ел элеккегә караганда 9,2%ка күбрәк. Беренче кварталда үсеш тыйнаграк булган – 6,9%.

Иң уңышлы ай булып май тора: җәмәгать туклануы обороты 9,8 миллиард сум тәшкил иткән, бу ел эчендә 13,1%ка арткан. Апрельдә бу күрсәткеч 5,4%ка, июньдә 9,5%ка үскән.

Татарстанстат статистикасына рестораннар, кафелар, барлар, предприятие һәм учреждениеләр каршындагы ашханәләр, шулай ук җәмәгать туклануының әзер продукциясен җиткерү белән шөгыльләнүче компанияләр керә.

Автор: Гөләндәм Фәтхуллина
«Татар-информ»


Нет комментариев