Татарстанда коронавирус белән авыруның 227 яңа очрагы ачыкланган, барысы да контактта булганнар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"58 кеше хастаханәгә салынган, 169ы өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
Казанда — 124, Яр Чаллыда – 24, Яшел Үзәндә – 19, Буда — 8, Түбән Камада – 7, Биектауда – 5, Арча, Сабада - 6, Кама Тамагында – 4, Чистайда – 3, Әлмәт, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Нурлат, Сарман районында – 2, Аксубай, Апас, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Спас, Тукай, Чирмешән, Ютазы районында – 1 авыру очрагы ачыкланган.
Бүгенге көндә Татарстанда 39 453 Covid-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 32 623 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы узган тәүлектә.
Нет комментариев