Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстан халкы «супер Ай» күзәтә алачак

19 августта Татарстан халкы Мәскәү вакыты буенча 21:26 сәгатьтә «супер Ай» күзәтә алачак.

Бу хакта В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Супер Ай дип традицион рәвештә тулы Ай Җиргә 362 мең километрдан да күбрәк якынлашкан, өстәвенә перигей (планетага аның иярчене орбитасының иң якын булган ноктасы) белән тулы Ай бер-берсеннән өч көннән дә артмаган аерма белән узган чорны атыйлар.

Галим бу чорны Җирнең табигый иярченен күзәтү өчен иң яхшы вакыт дип атады. «Ул вакытта Ай безнең планетага шактый якын булачак, шуңа күрә бик зур булып күренәчәк. Тулы Ай ярдәмендә Айның күренә торган ягындагы барлык объектларны да яхшы күреп булачак», — дип ассызыклады ул.

Августтагы супер Ай быел булачак мондый дүрт күренешнең беренчесе була. Аннару бу 17 сентябрь, 17 октябрь һәм 15 ноябрь көннәрендә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев